Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы балалары Кырымда ял иткәннәр

Шимбә көнне Баулының өч яшүсмере Кырымнан ялдан кайтачак.

Алар - аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 12-13 яшьлек үсмерләр. Балаларга юлламаны республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бушлай тәкъдим иткән. Балалар Севастопольдәге "Атлантус" сәламәтләндерү лагеренда 9нчы августтан алып ял иткәннәр. Яшь сәяхәтчеләрне Казан аэропортына кадәр алып бару һәм аннан алып кайту өчен җаваплы "Шәфкатьлелек" үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Гыйниятуллина сүзләренчә, алар телефон, интернет аша аралашып торганнар - балалар сәяхәттән бик канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев