Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Автостоп белән сәяхәт итүче татар егете Рәйхан

Дөньяда шаккатыргыч, акылга сыймаслык адымга баручы һәм кайвакыт хәтта гомерен куркыныч астына куючы кешеләр бар. Рәйхан Халитов - әнә шундыйлардан. Ул быелның 3 апрелендә дөнья буйлап автостоп белән сәяхәт итергә чыгып киткән. Шушы вакыт эчендә Рәйхан 9 мең чакрым үтеп, Япониягә барып җиткән, ә хәзерге вакытта ул Кореяда. - Минем...

Дөньяда шаккатыргыч, акылга сыймаслык адымга баручы һәм кайвакыт хәтта гомерен куркыныч астына куючы кешеләр бар. Рәйхан Халитов - әнә шундыйлардан.

Ул быелның 3 апрелендә дөнья буйлап автостоп белән сәяхәт итергә чыгып киткән. Шушы вакыт эчендә Рәйхан 9 мең чакрым үтеп, Япониягә барып җиткән, ә хәзерге вакытта ул Кореяда.

- Минем маршрут болай: Россия - Көньяк Япония - Корея - Кытай - Гонконг - Көньяк-Көнчыгыш Азия - Таиланд - Малайзия - Сингапур - Индонезия - Яңа Гвинея - Австралия. Максатым - Австралиягә кадәр барып җитү, - ди Рәйхан. Сәяхәт вакытында бөтен күргәннәрен, хис-кичерешләрен фотолар белән бергә ул интернеттагы көндәләгенә язып бара. Теләгән һәм кызыксынган һәркем аларны социаль төркемдәге сәхифәсеннән укый ала.

Акчага килгәндә, автостоп белән хәрәкәт итүче Рәйханның планнарын белгән йөртүчеләр сәяхәтчедән акча алырга тырышмый икән. Мәсәлән, Казаннан Мәскәүгә бару өчен нибары 70 сум киткән: 20 сум автобуска һәм 50 сум метрога. Юлга 16 сәгать вакыт сарыф ителгән, ул араны Рәйхан 3 җиңел машина һәм бер фура ярдәмендә узган. Рәйхан сәяхәткә үзе белән 5 мең сум акча алган булса, ул аны Япониягә җиткәнче үк туздырып бетергән. Өйдә калдырган 35 мең акчасын әнисе улының картасына күчергән. "Артык туздырмас өчен үзем белән әз генә акча алдым", - ди ул.

"Шунысы сөендерә: минем сәяхәтем белән мине бөтенләй белмәгән, таныш булмаган кешеләр дә кызыксына, сораулар яза. Күбесе: "Япониядә сине нәрсә гаҗәпләндерде?" дип сорый. "Япония!" - дим. Ул бөтенләй башка дөнья, анда барысы да гаҗәеп. Шул ук сорауны Корея турында бирсәләр әгәр, "Корея халкы шаккатырды", - дияр идем. Бу ике ил охшаш булсалар да, халыклары бөтенләй башка. Кореялылар бик эмоциональ халык", - дип сөйләде сәяхәтче егет.

Рәйхан Халитов ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен кызыл дипломга тәмамлаган. Үзе график дизайнер булып эшли. "Үзем белән бөтен документларны алдым, ә диплом онытылып калган. Шактый юл узгач кына искә төште. Кирәге шуның кадәр генә, димәк", - диде юмор хисле Рәйхан Халитов. Без исә Рәйханга максатына ирешеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев