Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәмлекәй

Татар Томабарлысы авылында яшәүче Әлфия Шагалиева тузганак балы ясарга өйрәтә

Тиздән яз. Кар эреп, җирләр бераз ачылуга, язның беренче чәчәкләре – тузганаклар (одуванчик) барлыкка килә башлый. Күпләребез сокланып, берәүләр чүп үләненә тиңләгән тузганак чәчәкләренең шифасын без бәяләп бетермибез. Оста хуҗабикәләр шул чәчәкләрдән тузганак кайнатмасы, тузганак балы ясыйлар.

Шифалы тузганак балы ясау серләре белән Татар Томабарлысы авылында яшәүче Әлфия Шагалиева бүлеште.

– Мин ел саен тузганак чәчәкләреннән кайнатма ясап калырга тырышам, – ди аш-суга оста Әлфия Шагалиева. – Аны ясау авыр түгел, ә менә шифасы бик күп авырулардан дәва, ул гына да түгел, кайнатма бик тәмле килеп чыга. Минемчә, бер тапкыр тузганак чәчәкләреннән кайнатма ясап караган кеше, аны ел саен ясыйдыр. Аның тәмен сүз белән аңлатып кына бетереп булмый. Ясап карарга киңәш итәм.

Әлфия Шагалиева аңлатуынча, беренче эш итеп чәчәк аткан тузганакларның сабагыннан өзеп чәчәк өлешен генә 400 грамм тирәсе җыябыз. Сабагы эләкмәскә тиеш. 800 грамм шикәр комы, 2 уртача зурлыктагы лимон алабыз.

– Чәчәкләрнең төбеннән чистартып таҗларын гына калдырабыз. Таҗлар өстенә су салып, ике сәгатькә калдырабыз, – ди хуҗабикә. – Таҗларны сөзеп алып, аерым савытка бушатабыз һәм өстенә 800 грамм чамасы су салып, 10 минут кайнатабыз. Уттан алгач, ун сәгатькә алып куеп торабыз. Барлыкка килгән массаны дуршлаг өстенә ике кат марля җәеп, чиста итеп сөзәбез. Шикәр комы өстәп, кайнаганчы тотабыз һәм лимонның тышын гына сиропка салабыз да, кырык минут чамасы, уртача утта бераз куера башлаганчы кайнатабыз. Әзер булыр алдыннан лимонның согын да масса өстенә сыгабыз, тагын ун минут кайнатабыз. Суына башлагач, банкаларга тутырып ябабыз. Бик тәмле, хуш исле, шифалы тузганак балы әзер.

Әлфия Шагалиева нарат күркәләре өлгергән вакытта, алардан да шифалы, гадәти булмаган кайнатма да әзерли. Бу хакта нарат күркәләре җитешә башлаган чорда сөйләргә ышандырды.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев