Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәмлекәй

Баулыда яшәүче Рәмзия Миннеханова бәрәңге шәңгәсе пешерергә өйрәтә

Безнең халыкта бәрәңге ризыкларының төрлелеген санап та бетереп булмыйдыр. Алар арасында бәлеш, өчпочмак, кыстыбый һәм башкаларны әйтергә мөмкин. Тик борынгыдан ук әбиләребез, әниләребез мичтә пешергән бәрәңге шәңгәсен – дучмакны күпләр онытып бара кебек. Баулыда яшәүче, әлеге ризыкны һәрвакыт яратып пешерүче Рәмзия Миннеханова үзе белгән рецепт белән бүлеште.

– Шәңгә бик җайлы, гади генә пешерелә торган, безнең гаиләбез яратып ашый торган ризык, – ди Рәмзия ханым. – Аны кайнар килеш тә, салкын килеш тә табынга бирергә мөмкин. Шәңгәне олы кешеләр дә, кечкенәләр дә бик ярата. Кем ничек пешерәдер, ә мин борынгы ысул, әбием, әнием өйрәтеп калдырганча әзерлим.

Ачы камыр әзерлибез: 200 грамм тирәсе сөт, 200 грамм җылымса су, тоз, 3-4 аш калагы сыек май, 1 аш калагы шикәр комы, 1 йомырка, чүпрә кирәк булачак. Шулардан уртача йомшаклыкта камыр басабыз. Бераз кабартабыз. Шәңгәләрне зур итеп ясарга да, вак итеп ясарга да була.

Эчлек өчен: бәрәңгене әрчеп юабыз, тозлы суда пешерәбез, төерләре калмаслык итеп, ак май һәм бераз кайнаррак сөт салып төябез. Салкын сөт салырга ярамый, ул бәрәңгенең төсен үзгәртә.

Табага алдан җәеп куйган камыр аз гына күтәрелә башлагач, бәрәңгене җылы килеш, камыр өстенә тигез итеп ягабыз. Бәрәңге өстенә тугланган йомырка сарысы сөртеп,  200 градус кайнар духовкада 40 минут чамасы пешерәбез. Пешеп чыккач, духовкадан алып, өстен ак май белән майлап, бераз тотканнан соң, табынга кисеп чыгарабыз.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев