Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тәмлекәй

Баулы хуҗабикәләренә туңдырылган алма-миләштән чәйгә тәмле пирог рецепты

Туңдыргычта сакланган җиләк-җимешләрне хуҗабикәләр төрлечә куллана. Ә бүгенге язмабызда без Баулы хуҗабикәләрен алма, кара һәм кызыл миләш кушылган пирог әзерләргә чакырабыз.

Бер кап акмай яки маргарин, 3-4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, көпшәкләндергеч (разрыхлитель), ярты чәй калагы тоз, 2 стакан он, ярты стакан манный ярмасы. Камыр артык сыек та, куе да булмасын. Әзер камырга 1-2 уч туңган алма, берәр уч туңган кара һәм кызыл миләш салып болгатабыз. Камырны майланган табага салып 30-35 минут чамасы духовкада талгын утта пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев