Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Үз командалары хакына суга чумарга да әзерләр

Баулы районы предприятиеләре һәм оешмаларының физик культура коллективлары спартакиадасы кысаларындагы чираттагы ярышлар шимбә көнне «Нефтьче» спорт комплексында зур дымлылык шартларында узды. Бу юлы йөзүчеләр көч сынашты, һәм кайбер спртчылар үзләрен чын мәгънәсендә суда йөзгән балыктай хис иттеләр.

Ярышларны оештыручылар сүзләре буенча, бу елда активлык бераз кимегән. Барлыгы 7 генә команда катнашты: авыллардан - 3 һәм шәһәрдән - 4. Күрәсең, шуңа судьялар кайбер катнашучыларның бик тә яшь булуына күз йомганнардыр. Һәрбер команда ике ир-егеттән һәи ике хатын-кыздан торды. Безгә Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Александр Килячков әйтүенчә, җирлекләрнең күбесендә йөзә белүче ирләр булса да, ярышта катнашырга теләгән хатын-кызларга кытлык икән. Ә менә Покровский Урыстамак авыл җирлегендә спортчылар булмау проблемасы юк. Алдан ук әйтим: бу авыл командасы янә беренчелекне алды. Бу юлы ул, нигездә, студентлардан тупланган иде: ярышта Александр Сидоров, Светлана Бәширова, Алёна Абаева һәм вахта ысулы белән эшләүче Сергей Можгов катнашты. Мәктәптә укыган чакларында ук физкультура укытучысы Игорь Тараканов җитәкчелегендә яхшы хәзерлек алган яшьләр, авыл данын якларга кирәк булса, ялындырып тормыйлар, диделәр безгә.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча авыл җирлекләре арасында беренче урынны, инде әйтүемчә, Покровский Урустамак командасы яулады, икенче һәм өченче урыннарда Потап Томбарлы, Удмурт Ташлысы авыл җирлекләре. Предприятиеләр һәм оешмалар арасында беренче урында - бик күп ярышларда беренчелекне бирмәгән «Баулынефть» идарәсе, икенче урында район мәгариф бүлеге, өченче урында - аграр колледж, "Баулы УТТ" ЧҖҖ дүртенче урынга калды. Ярышларның төп судьясы 7нче мәктәп укучысы, йөзү буенча бик күп ярышларда җиңү яулаган Юрий Немцов булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев