Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь каратэчылар Баулы данын лаеклы якладылар

Кичә, 11 апрельдә, Бөгелмә шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча Татарстан Республикасы ачык беренчелеге узды. Шәһәребезнең данын тренерлар Ильяс Садретдинов (“Барс” каратэ кекусинкай клубы) һәм Владимир Селивановның 26 спортчысы яклады. Ярышларда барлыгы 400 якын спортчы катнашты.

Иң көчлеләр исеме өчен Татарстан Республикасы шәһәрләреннән (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск, Кукмара, Баулы, Зәй) һәм Башкортостан Республикасы (Нефтекамск, Октябрь, Красная горка, Павловка) спортчылары көч сынашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар 13 медаль яулады.

Беренче урыннарны Муллаев Раил, Андреев Радмир, Покровский Клим алды. Икенче баскычка Хафизов Роберт, Зияров Тимерхан, Әхмәтов Данияр, Ибраһимов Әмирхан менде. Өченче урыннарны Вәлиев Кәрим, Муллаев Самир, Әхмәтханов Айдамир, Әхмәтханова Азалина, Галиев Илдар, Хәлфетдинов Илсаф яулады.

“Барс” клубы спортчысы Сәхипгәрәева Ралина турнирда судья буларак катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев