Реклама
Бүген Баулыда 2000-2001 елларда туган малайлар арасында мини-футбол буенча ТР беренчелеге уеннары башланды.
Универсаль спорт залында Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Урыссу һәм Баулы командалары җыелды.
Бүген Баулы һәм Азнакай футболчылары арасында уен үтте, анда безнең малайлар кунакларны 5:1 исәбе белән җиңделәр. Безнең команда бүген шулай ук бөгелмәлеләр белән очрашачак.
Иртәгә ярымфинал һәм финал уеннары узачак.
Айгөл Идиятуллина фотосы, "Хезмәткә дан"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз