Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Укучылар “Гадәти булмаган кросс”та катнашкан

Баулының 1нче мәктәп укучылары өчен шәһәрнең түбәнге өлешендә “Ватан” паркында “Гадәти булмаган кросс” дип исемләнгән спорт бәйрәме уздырылды.

“Гадәти булмаган кросс” көзге җиңел атлетика бәйрәме “Сәламәт мәктәп” программасын тормышка ашыру, Баулы районының 90 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Чарада 2-9 сыйныф укучылары, “Яшь армия”, “Россия укучылар хәрәкәте”, “Яшь инспекторлар” балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнашты.

Быелгы көз баулыларны җылы һәм коры көннәре белән сөендерә. Кросс көнне дә саф һавада актив ял өчен, яхшы нәтиҗәләргә һәм яңа рекордларга ирешү өчен һава торышы менә дигән булды. Бар катнашучылар да финишка беренче булып килергә бар көчләрен куйды. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев