Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Өстәл теннисы Баулы балаларының яраткан спорт төре

Баулының өченче спорт мәктәбенең өстәл теннисы секциясенә 40тан артык бала йөри. Безнең төшерү төркеме килгәндә балалар һәм яшүсмерләр мавыгып теннис шарларын очырталар иде.

Спорт мәктәбендә өстәл теннисы белән барлыгы өч төркем шөгыльләнә. Тренер, спорт мастерына кандидат Руслан Мөсәләмов Баулының спорт мәктәбендә балалар белән ун ел эшли. Аның кул астындагы балалар яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, алдынгы урыннар яулыйлар.

Руслан Мөсәләмов сүзләренчә, күптән түгел Баулы командасы Татарстан беренчелегеннән кайткан һәм бик лаеклы чыгыш ясаган. Командада кызлар – өченче, ә малайлар бишенче урынны яулаганнар.

– Балалар күбрәк ярышларда тәҗрибә туплый, – ди тренер. – Алар тренировкаларга рәхәтләнеп йөри, иң мөһиме – ташламыйлар. Аларга омтылырга урын бар, чөнки күпләр ярышларга йөри һәм нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Ярышларга йөрүче балаларның төп төркеме атнага алты тапкыр көненә икешәр сәгать шөгыльләнә. Ә инде калганнар атнага дүрт тапкыр берәр сәгать теннис уены белән мәшгүль.

Укуда да алдынгылыкны бирмәгән, тырыш, максатчан Аделина Хәмитова теннис белән алты ел элек мавыга башлаган.

Аделина Хәмитова сүзләренчә, теннис белән шөгыльләнү аңа бик кызыклы, аның өчен ул яхшы тәҗрибә. Аделинаның күп кенә туганнары да кайчандыр теннис белән шөгыльләнгән. Ул да алар юлын дәвам итәргә теләгән. Күптән түгел кыз Казанда парлы разряд буенча икенче урынны һәм командада өченче урынны алган.

 

Бу турыда тулырак Баулы телевидениесе хәбәрләрендә карый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ