Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулылы матчның ничек тәмамланачагын фаразлаган

Бразилиядә футбол буенча уза торган дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының беренче матчы алдыннан "Хезмәткә дан" газетасының bavly-tat.ru сайтында "Россия - Көньяк Корея: сезнең фараз" дигән конкурс оештырылды. Конкурста ике дистәдән артык кеше катнашты. Дөрес вариантны матч башланырга берничә сәгать кала бары бер кеше генә юллады.

Дөрес җавапны җибәрүче - шәһәребездәге 7нче мәктәпнең физкультура укытучысы Руслан Хәмитов. Конкурс шартлары нигезендә, фаразларны газетабыз сайтында калдырырга кирәк иде. Һәр кеше бары бер генә комментарий калдыра алды. Беренче дөрес җавап җибәрүчегә без бүләк вәгъдә иткән идек.
Интернеттагы фаразлаучыларның күбесе Россиянең җиңәчәгенә өметләнде. Ләкин башкача килеп чыкты. Матч 1:1 исәбе белән ничьяга төгәлләнде.
Матчның Мәскәү вакыты белән төнге икедә узганын исегезгә төшерәбез.
- Мин матчны икенче көнне генә карадым. Төнге икегә кадәр көтеп утырырга түземлегем җитмәде, - ди Руслан. - Уенның ничек тәмамланачагын ни өчен шулай фаразладым дисезме? Беренчедән, беренче уен алдыннан командалар арасында дулкынлану сизелә. Икенчедән, Россия командасының җиңүенә өметләнмәдем дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев