Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәркемнең кулыннан килә торган нәрсә. Сәламәтлектән дә зур байлык юк. Спорт белән шөгельләнү кеше ничә яшьтә булса да комачауламый, ә киренсенчә файда гына китерә.

Рәшит Рәфыйков берничә ел инде Баулыда яши. Ул үзе тумышы белән Башкортостан ягыннан. 1941 елда якты дөньяга аваз салгангамы, ул үзен “военного образца” ди. Бүгенге көндә Рәшит Рәфыйковка 79 яшь. Кечкенәдән чаңгы шуарга ярата ул.

Башлангыч мәктәпне авылында тәмамлый, алты километр күрше авылга йөреп укырга да туры килә. Кышын чаңгы тагып ике якка 12 километр юл үтә. 9,10 нчы сыйныфларда укыганда һәрвакыт беренче урыннар ала. Районның җыелма командасы составында була.

Соңыннан район, республика күләмендә узган ярышларда да призлы урыннар ала. Әле дә ул Баулыда узган чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый ул.

Тбилисида Армия сафларында хезмәт иткәндә спартакиадада дивизия буенча беренче урын ала. Шуның өчен аңа өч көнлек отпуск та бирәләр.

Армиядән кайтканнан соң ике ел физкультура укытучысы булып эшли. Соңынан Башкорт дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга кереп, балалар табибы булырга укып чыга.

45 еллык эш стажы булган югары категорияле табиб поликлиника мөдире, балаларны дәвалау бүлеге мөдире булып Уруссуда эшли. Җиде ел себер якларында санавиациядә хезмәт куя. Вертолётта очып барып тирмәдә яшәүче хантларның балаларын дәвалый, медицина тикшерүен уздыра.

Рәшит абый сүзләренчә, чаңгыда шуу өчен биредә барлык уңайлыклар да бар.

Кыш көненең нинди генә булуына карамастан, буранмы, чатлама суыкмы ул һәркөнне чаңгылда йөри. Көн саен 10-15 километр юл уза. Егетләрдәй төз гәүдәле Рәшит Рәфыйковка тиздән 80 яшь тула дип әйтерлек тә түгел.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев