Казан кызы Камилә Вәлиева дөнья рекорды куйды
14 яшьлек Камилә Вәлиева Россия кубогының бишенче этабында җиңде.
Казанда туып-үскән 14 яшьлек Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Россия кубогының бишенче этабында җиңде. Бәйге 6 декабрьдә Мәскәүдә узды.
Камилә дә, Алинә Заһитова кебек үк, тренер Этери Туберидзе белән шөгыльләнә. Кыска программаларда туплаган очколары саны буенча ул дөнья рекорды куйды. Моңа кадәр рекордны Европа чемпионы Алена Косторная (85,45) куйган иде.
Ирекле программа йомгаклары буенча Камилә Вәлиева 168,66 очко җыеп, хатын-кызлар арасында беренче урынга чыкты.
Икенче урында Ксения Цибинова (198,44), өченче урында Анастасия Тараканова (195,27).
Фото: https://www.instagram.com/kamilavalieva_oficialnew
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев