Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң мөһиме сын матурлыгы, елмаю һәм драйв!

Безнең шәһәребездә берничә еллар дәвамында укытучылар Олеся һәм Роман Ткачёвлар бию дәресләре алып баралар. Алар ярдәмендә күп кенә балалар һәм өлкәннәр бал һәм спорт биюләре серләрен үзләштерәләр.

Ни өчендер күпләр бию хатын-кызларга хасрак спорт һәм сәнгать төре дип саныйлар, шуңа күрә, кызларга бал биюләре белән шөгыльләнү өчен пар табу читенрәк. Ләкин безнең шәһәрдә бал биюләре белән икешәр-өчәр уллары шөгыльләнгән гаиләләр дә бар. Мәсәлән, Нуриевлар, Хәмитовлар һәм башкалар.

Рамил Хәмитов бию серләрен балалар бакчасы яшеннән үк үзләштерергә керешә. Ул чагында аларның балалар бакчасына укытучы Ирина Ипполитова килә һәм балаларны үз дәресләренә чакыра. Бал биюләре буенча Диана Латыйпова аның беренче пары була, соңрак Рамил хореограф Роман Ткачев төркеменә күчә, инде 6 ел дәвамында атнасына өч тапкыр әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Аның артыннан энесе Әмир дә тартыла, алар хәзер турнирларда беренче җиңүләрен яулап, әти-әниләрен сөендерәләр. 2009 елда Түбән Камада Рамил үзенең бал биюе буенча пары Алия Йосыпова белән дүртенче урынны яулады - бу беренче кечкенә җиңү иде. 2009 елда Әмир үзенең пары белән Лениногорск шәһәрендә үткәрелгән спорт-бал биюләре буенча турнирда дүртенче урынга лаек булды. 2011 елда шәһәребездә узган беренче регионара "Кышкы бизәкләр" турнирында Рамил үзенең пары белән үз категорияләрендә иң яхшылар булдылар. Әлбәттә, бу аларның бердәнбер җиңүләре түгел. Өйләрендә инде тулы бер папка дипломнар җыелган.

- Минем фикеремчә, биюдә иң мөһиме сын матурлыгы, елмаю һәм драйв. Без әлеге турнирга озак әзерләндек, даими күнегүләр ясадык. Никадәр күбрәк шөгыльләнсәк, шулкадәр күбрәк остардык. Барлык биюләрне дә җентекләп кабатладык. Беренчеләр буласыбыз килде һәм моңа ирештек тә, - дип сөйли Рамил Хәмитов.

1-2 мартта аларның коллективы Азнакай шәһәрендә узган "Йолдызлык" республика конкурсының зона турында катнашты, анда аларның ике биюләре финалга узды. Шулай итеп алар Казан каласының олы сәхнәсенә аяк бастылар. Кызганыч, финалга үтә алмыйлар, аның каравы, "Ривьера" автопаркында рәхәтләнеп ял итәләр, Бауман урамы буенча йөриләр һәм әлеге сәяхәттән күңелдә калырлык бихисап истәлекләр алып кайталар.

Улларының шөгыльләрен әти-әниләре Альбина һәм Шамил һәрвакыт хуплап торалар. Алар балаларына һәрьяклап булышалар. Дөрес, бию арзанлы бәхет түгел, чөнки дәресләргә дә түләргә кирәк, махсус аяк киемнәре дә кыйммәт - 2000 сумга якын. Кайбер костюмнарны үзләренә дә тегәргә туры килә. Ләкин, үз балаларының конкурс-ларда биюләрен һәм җиңүләрен күрү алар тормышында бәхетле мизгелләрне арттыра. Моннан тыш, Рамил белән Әмир йөзү һәм тимераякта шуу белән дә шөгыльләнәләр. Өй эшләрендә әти-әниләренә ярдәм итәргә дә өлгерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев