Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулының яшь теннисчылар медальләр белән кайткан

Узган ялларда Казанның бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә кече яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында “Татарстан Республикасы өметләре” турниры узган, анда Баулының яшь теннисчылары да катнашкан.

Ярышларга Россиянең 12 төбәгеннән, Татарстан шәһәр һәм авылларыннан вәкилләр җыелган. Баулы районы данын 3нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклаган. Виктория Кириллова 2009 елгы һәм кечерәкләр төркемендә Татарстан буенча беренче урынга лаек булган, Россия спортчылары арасында икенче урынга ирешкән. Ә Ралина Галиева республика буенча өченче урын алган. Кызларга дипломнар, медальләр һәм Татарстанның өстәл теннисы федерациясенең кыйммәтле бүләкләре тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев