Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулының яшь боксчылары сынауларны лаеклы узган

1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе боксчылары узган ялларда Башкортстанның Бакалы районы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап кайтканнар.

Турнирда Абдуллино, Аксаково, Бәләбәй, Баулы, Минзәлә, Нефтекама, Туймазы һәм Чакмагыштан 90нан артык боксчы көч сынашкан.

Баулы данын тренер Фәрит Галиуллинда шөгыльләнүче 2007-2010 елгы спортчылар яклаган. Алар бокс дөньясына әле күптән түгел генә аяк басканнар, шуңа күрә аларның төп җиңүләре әле алда, дип өметләнәбез. Менә алар – Артём Григорьев, Равил Галимов, Артём Гобәев, Рамзан Җәләев, Нурмөхәммәд Турсунбаев һәм Рәүф Сәхибуллин. Евгений Әбүталипов һәм Әмир Николаев исә бокс белән күптәннән шөгыльләнә.

Ярышта барлык боксчылар да призлы урыннар алганнар. 30 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә катнашкан 2010 елгы Рамзан Җәләев алтын медальгә, беренче дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булган. Ул инде рәттән икенче турнирда җиңүгә ирешә.

Евгений Әбүталипов, Равил Галимов, Әмир Николаев, көндәшләреннән беразга гына калышып, көмеш медальгә лаек булганнар.

Артём Григорьев, Артём Гобаев, Нурмөхәммәд Турсунбаев һәм Рәүф Сәхибуллин – бронза медаль ияләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев