Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулыларга "Нефтьче" стадионында һәм "Иволга" футбол кырында спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт бирелде

Баулы муниципаль районының спорт һәм туризм үсеше бүлеге мәгълүматына караганда, баулыларның барлык категорияләре өчен "Нефтьче" стадионында физкультура белән шөгыльләнү иртәнге 5тән 7гә кадәр, шулай ук 17:00дән 20:00гә кадәр рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта түбәндәге таләпләрне үтәү мәҗбүри: шөгыльләнүчеләр арасында ара 5 метрдан да ким булмаска тиеш. Бер үк вакытта 20дән артык кеше шөгыльләнә алмый, перчатка-битлек режимын үтәргә кирәк. Стадионнан читкә чыгу, ягъни парк зонасына күчү тыела.

"Иволга" футбол кырында шундый ук таләпләр - кешеләр арасында ара биш метрдан да ким булмаска тиеш, бер вакытта 20дән дә артык кеше шөгыльләнә алмый. Аларда битлек һәм перчаткалар булу зарур.

Биредә халыкның барлык категорияләре дә физкультура белән 5:00дән 7:00гә кадәр, кич белән 19:00 дән 21:00гә кадәр шөгыльләнә ала.

ТР һәм РФ җыелма командалары әгъзалары 9:00дән 12:30га кадәр, 15:00дән 19:00гә кадәр шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев