Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы шахматчылары иң яхшылар бишлегенә кергән

Баулыда “Кубок Надежды” дип исемләнгән төбәк шахмат турниры узган. Турнирда Татарстанның көньяк-көнчыгышы шәһәрләреннән һәм Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәреннән 20 команда катнашкан. 120дән артык бала осталыкларын күрсәткән.

Турнирны оештыруда яшь шахматчылар да булышкан. Арада иң тәҗрибәлеләре өлкәннәр белән беррәттән грамоталы һәм төгәл итеп хөкемдарлык иткәннәр. Алты тур нәтиҗәләре буенча Бөгелмәнең “Созвездие” командасы беренче урынга ирешкән. Икенче һәм өченче урыннарда – Октябрьскийдан СЮТ һәм “Ладья” командалары. Баулы командасы, өченче һәм дүртенче урынга лаек булган октябрьскилылар һәм әлмәтлеләрдән нибары яртышар очкога гына калышып, бишенче урын алган. Баулы шахматчыларыннан Ислам Әмирҗанов һәм Сәмирә Газизова (5нче мәктәп) иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Артур Симаков (2нче мәктәп) һәм Тимур Нуруллин (3нче мәктәп) малайлар арасында икенче урын алган. 7нче мәктәптән Агата Овсепян һәм Сәмирә Гафурова кызлар арасында икенче һәм өченче урынга лаек булган.

Фотосурәт Николай Коротаев архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев