Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулының “алтын балыклары”

    Үткән якшәмбе Баулыдагы 2нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, гадәттәгечә, халык күп иде. Бу юлы анда яшь йөзүчеләр ярышты.

    Бассейн суы аксыл-зәңгәр, һавасы дымлы һәм җылы, бераз хлор исләре сизелә. Диварлар буендагы эскәмияләрдә әти-әниләр, әби-бабайлар кечкенә спортчыларын горурлык белән күзәтеп утыралар. Ә балалар исә тырышып, "Тизрәк! Тизрәк!", "Оп!Оп!" дип аваз салып, дистанцияне узучы дусларына көч биреп торалар.

    - Мин, гадәттә, аларның кычкырганнарын ишетмим дә. Әтинең тавышын гына ишетәм, ул барысыннан да көчлерәк кычкыра, - дип сөйли дүртенче сыйныф укучысы Алина Хафизова. Спорт сөюче кыз бала бик максатчан булып чыкты. Йөзү белән инде биш елга якын шөгыльләнә, һәр көнне диярлек. Төрле ярышларда бүләкле урыннар яулаган, бу көнне дә беренчелеккә иреште. Бәйгегә әбисе һәм кечкенә энесе белән килгән, чөнки әти-әнисе Алинаның абыйсы Альбертны Казанга каратэ ярышларына алып киткәннәр. Биш яшьлек энесенең күзләрендә дә кызыксыну чаткылары күренә, бәләкәч ярышу "чирен" йоктырырга өлгергән ахры.

    - Шундый бер бәйрәм ясыйлар бу ярыштан балалар. Ә ярышу бик кирәк, аннан башка нәтиҗә дә юк, - дип саный спорт мәктәбе директоры Венер Харисов.

    Бассейнда барлыгы алтмышлап кеше ярышты. Араларында йөзәргә өйрәнүләренә бары өч ай булган бакча балалары да бар иде. Алты яшьлек Тимур Гайфуллин үз дистанциясен, чын егетләргә хас булганча, эх да димичә узды. Беренче сыйныф укучылары Әмир Мөхәммәдиев һәм Влада Кульгутина да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Дүрт яшь категориясендә җиңүне түбәндәге малайлар һәм кызлар яулады: Карина Головач һәм Кирилл Маркелов (2006 елгы һәм яшьрәк балалар), Алина Хафизова һәм Радель Мөхәммәтҗанов (2004-2005 елгылар), Эвелина Төхбәтуллина һәм Артём Егоров (2002-2003 елгылар). 2001 елгы һәм өлкәнрәк яшүсмерләр арасында беренчелекне абыйлы-сеңелле Юра һәм Маша Бояджиевлар - тәҗрибәле тренер Ольга Домосканованың балалары алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: