Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы ветераннары тик тормый

Баулы районы ветераннар Советы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үзара спорт ярышлары уздыруны дәвам итә.

Үткән атнада алар бильярд буенча көч сынаштылар. Әлеге спорт төре буенча ярышларда беренче урынны Владимир Валиков яулады, икенче урынны - Владимир Калашников һәм өченнче урынны - Марат Гобәйдуллин. Җиңүчеләр ветераннар Советы тарафыннан мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Ә бу атна дәвамында ветераннар активы шахмат уйный. Шахмат ярышлары нәтиҗәләре белән Баулы телевидениесендә хәбәрләр чыгарылышында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев