Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы хоккейчысы иң яхшы саклаучы булып танылды

23 - 26 мартта "Девон" боз сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә регионара хоккей турниры булып узды.

Анда Бөгелмә, Можга, Оренбург, Пенза, Туймазы шәһәрләреннән 2006нчы елгы балалар ярышты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Можга шәһәренең "Луч" командасы, икенче урынны Пензаның "Дизель" командасы уенчылары алды, ә өченче урынга Туймазының "Девон" командасы лаек булды. Җиңүчеләргә кубок һәм медальләр тапшырылды. Моннан тыш, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган 5 уенчыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Иң шәп һөҗүмче" булып Можга командасы уенчысы Иван Топыркин танылды, "Иң яхшы саклаучы" исеменә Баулыдан Эдгар Шәвәлиев, ә "Иң шәп капкачы" исеменә Оренбург командасыннан Иван Черевищенко лаек булды.

Уеннарга иганә ярдәмен шәхси эшмәкәр Роберт Зарипов күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев