Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулыга иң яхшы баскетболчылар җыела

16-18 февральдә безнең шәһәрдә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының төбәк чемпионаты финалы узачак.

Иң яхшы мәктәп баскетбол командасы исеме алу һәм Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклап чыгыш ясау хокукы өчен Буа, Кукмара, Аксубай, Спасс, Баулы, Ютазы, Арча, Түбән Кама районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре егетләре һәм кызлары командалары көч сынашачак. Безнең районнан 7нче мәктәп командасы катнаша. Чарага Россия баскетболы легендасы – Олимпия чемпионы, атказанган спорт мастеры Светлана Антипова килүе көтелә.

Ярышлар универсаль спорт залында узачак. Баулы командасы өчен җан атарга рәхим итегез.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев