Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулыда картинг ярышы үтте

Картинг буенча шәһәр беренчелеге ярышларын “Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәгенең “Пегас” картинг клубы “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлекчәсе белән берлектә уздырды.

Шәһәр беренчелегендә Татарстан һәм Башкортстан командалары ярышты.

 

Бу юлы Баулыдан бары Артур Гәрәев кенә призлы урынга иреште. Ул “Восход” классында “көмеш” яулады. Баулыларның җиңәр көннәре алда әле, дип өметләник, чөнки “Пегас” картинг клубында яшь буын үсеп килә. Аларның осталыкларын яхшыртуда бер генә тоткарлык бар – шәһәрдә картодром булмау. Шуңа күрә малайларның тренерлары аларны башка шәһәрләргә ярышларга йөртергә, шулай ук Баулыда еш кына ярышлар уздырырга тырыша. Ә ярышлар бездә яхшы дәрәҗәдә оештырыла. Башка шәһәрләрдән килгән катнашучылар бу юлы да канәгать калды. Кайбер классларда беренче өч урын гына түгел, ә дүртенче, бишенче урыннар алучылар да бүләкләнде. Традиция буенча, катнашучыларны кыр кухнясында пешерелгән кайнар аш белән сыйладылар.

 

Быел ярышлар шәһәр үзәгендә йортлар янында үтсә дә, йортларда яшәүчеләр ярышларга ризасызлык белдермәде, кайберәүләр үз гомерләрендә беренче тапкыр җан атып тордылар һәм, көн салкынча булса да, бүләкләү церемониясен көтеп алдылар.

 

Нәтиҗәдә командалык зачётында Урыссуның “Шмель” картинг клубы җиңде. Икенче урында – Сарманның “Ялкын” командасы, өченчедә – Октябрьскийдан “Пчёлка” командасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев