Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы яшүсмерләре көрәш турнирында җиңгән

Баулы көрәшчеләре, Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты Ирек Салихов призына үткәрелгән көрәш турнирында катнашып, уңышка ирешкәннәр.

Турнирда Бөгелмә, Баулы, Ютазы һәм Актаныш районнары көрәшчеләре бил алышкан. Баулы районы данын 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 11 көрәшче яклаган. Нәтиҗәдә үз авырлык категорияләрендә Ислам Ганиев — беренче, Йосыф Хәлфетдинов — икенче,
Ильяс Нуруллин, Рамазан Мөхәммәтгәрәев, Азамат Габдурахманов өченче урынга лаек булган. Җиңүчеләрнең барысы да Кызылъяр мәктәбендә белем ала, Аларның тренеры Илдар Фатыхов сүзләренә караганда, җиңгән егетләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылган.
Чыганак һәм фото: https://vk.com/wall-192694287_3403

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы

2
X