Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы теннисчылары “Татарстан өметләре”ндә җиңгән

Баулылар 27-29 мартта Казанда өстәл теннисы буенча “Татарстан Республикасы өметләре” турнирында катнашкан.

Турнир кызлар һәм малайлар арасында ике яшь төркеме (2009-2010 елгылар, 2011 елгы һәм өлкәнрәкләр) буенча үткәрелгән.

Турнирда Россиянең 24 төбәгеннән 394 спортчы катнашкан. Баулы районы данын 3нче спорт мәктәбе спортчылары яклаган.

Баулы командасы тренеры Руслан Мөсәлләмов “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, ике көн дәвам иткән уеннар нәтиҗәләре буенча, 2009-2010 елгылар төркемендә уйнаган баулылар ике алтын һәм бер көмеш медаль яулаган. Виктория Кириллова кызлар арасында икенче урын алган.

Виктория Кириллова һәм АдельСөләйманов кече шәһәрләр һәм авыл районнары зачётында беренче урынга лаек булган

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев