Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы теннисчылары кубоклар һәм медальләр алып кайттылар

    6 - 7 ноябрьдә Баулы кызлары Тольятти шәһәрендә узган балалар өстәл теннисы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.

    Беренчелектә Самара, Ульяновск өлкәләре, Башкортостан һәм Татарстаннан 147 спортчы катнашты. Баулы районы данын ярышларда 3нче спорт мәктәбе укучылары Ралина Галиева, Ралина Мохитова, Азалия Мортазина, Аделина Хәмитова, Виктория Кириллова яклады.

    Баулы теннисчылары тренеры Руслан Мөсәлләмов сүзләренә караганда, киеренке көрәштә безнең кызлар югары яхшы хәзерлек күрсәттеләр һәм лаеклы рәвештә призлы урыннарны алдылар. Ике уен көне нәтиҗәләре буенча 2005-2007 елгы яшь төркемендә Азалия Мортазина турнирның чемпионы булды. Шул ук төркемдә өченче урынны Виктория Кириллова алды. 2008 елгы һәм кечерәк яшь төркемендә барлык пьедесталны безнең кызлар яулады. Беренче урынны - Аделина Хәмитова, икенче - Виктория Кириллова, өченче урынны Ралина Мохитова яулады.

    Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: