Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы теннисчылары бүләкләр алып кайткан

Баулы спортчылары ял көннәрен дә файдалы итеп уздыралар, республиканың башка шәһәрләрендә төрле турнирларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Сарман авылында өстәл теннисы буенча Рамил Ризатдинов истәлегенә узган турнирда Баулы шәһәренең 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь теннисчылар үз яшь категорияләрендә призлы урыннар алган. Камилә Сөләйманова һәм Азалия Мортазина – 1нче, Арина Буравова – 2нче, Алёна Хәертдинова һәм Адель Сөләйманов – 3нче урынга ирешкән.

Баулының яшь теннисчылары Түбән Кама шәһәрендә “Нефтехимик” спорт клубы призына өстәл теннисы буенча ачык лигада да сынатмаган. Арина Буравова, Алёна Хәертдинова, Самирә Ямалиева, Камилә Сөләйманова, Элиза Буравова Адель Сөләйманов, Ансэль Ганиев, Ралина Галиева, Аделина Хәмитова үз яшь төркемнәрендә уңышка ирешкән. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев