Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы районы мәктәпләре сәламәтлек көннәре уздырган

Районның авыл мәктәпләрендә дә сәламәтлек көннәре узган. Укучылар физик мөмкинлекләрен сынап кына калмаганнар, кәеф күтәренкелеге дә алганнар.

Мәсәлән, Исергәп мәктәбе укучылары волейбол, футбол уйнаганнар, тизлектә, бау тартышуда ярышканнар, төрле эстафеталарда катнашканнар. Күңелле уеннар нәтиҗәсендә дуслык җиңгән, саф һавада төшке аш ашаганнар.

 

Кызылъяр мәктәбе үзләренең территориясендә ТАССРның 100 еллыгына, Баулы районының 90 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Көзге кросс оештырган. Укучылар тизлектә ярышканнар.

 

Ә Александровка мәктәбендә гражданлык оборонасы айлыгы, “Спорт – тискәре гадәтләргә альтернатива” акциясе кысаларында уза торган Сәламәтлек көненә багышланган катнаш эстфета үткәргәннәр. Югары сыйныф укучылары, тоткарлыклар полосасы узып, төрле биремнәр үтәгән арада, кечерәк сыйныф укучылары Көз патшабикәсендә кунакта булганнар. Башлангыч сыйныфларның көзге бал бәйрәме мәктәп бинасында түгел, ә көз галиҗанәплары апартаментында узган. Оештыручылар сүзләренә караганда, көн гаҗәеп узган, балалар бик сөенгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев