Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы көрәшчесе Бөтенроссия турнирында призлы урын алган

Баулы көрәшчеләре Зәй шәһәрендә көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә үткәрелгән Бөтенроссия турнирында катнашкан.

Ике көн дәвам иткән ярышларга Россиянең 15 төбәгеннән һәм Татарстанның 21 районыннан 200дән артык көрәшче килгән. Баулы районы данын 2нче спорт мәктәбе тренерлары Илдар Фатыхов һәм Илмир Сабировта шөгыльләнүче көрәшчеләр яклаган. 2нче спорт мәктәбе директоры Илнур Хәйруллин сүзләренә караганда, моңа кадәр безнең яшь көрәшчеләр мондый күләмдә үткәрелгән Бөтенроссия турнирында беренче тапкыр катнашкан. Кызылъяр мәктәбеннән Ислам Ганиев (тренеры – Илдар Фатыхов) үз авырлык категориясендә 3нче урын алган.

Фото: Кызылъяр мәктәбе аккаунты https://www.instagram.com/p/CZEn6giDjbudZkT-VTkNuzwcjW5-PW5_mndY4o0/?utm_medium=copy_link

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев