Баулы көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында катнашты
21-23 гыйнварда Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды.
Ике көн дәвамында 200дән артык катнашучы - Россиянең 15 төбәгеннән һәм ТР 21 муниципаль районыннан көрәшчеләр иң көчлеләр исеме өчен көрәштеләр. Баулы җыелма командасы көрәшчеләре - 2нче спорт мәктәбеннән Илдар Фатыйхов һәм Илмир Сабиров укучылары актив катнаштылар һәм үзләренең спорт осталыкларын арттырдылар.
Үз үлчәмендә Ислам Ганиев 3 нче урынны яулады. Йосыф Хәлфетдинов 4 урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев