Баулы каратэчылары Әлмәттә призлы урын алган
Баулы спортчылары каратэ киокусинкай буенча Әлмәт шәһәре беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаганнар.
Баулы каратэ мәктәбе данын тренер Эдуард Балмасовта шөгыльләнүче тугыз спортчы яклаган. Беренчелеккә тәҗрибәле каратэчылар җыелган, призлы урын алыр өчен шактый тырышырга туры килгән. Нәтиҗәдә баулылар Алмир Тургунбаев һәм Солтан Тургунбаев “Кумитэ” бүлегендә өченче урынга ирешкәннәр. Антон Балмасов кубок һәм алтын медальгә ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев