Баулы егетләре көмеш медаль алганнар
1нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, 14-15 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан шәхси-командалык беренчелеге һәм чемпионатында катнашып, көмеш медаль яулап кайтканнар.
Баулы данын тренер Илшат Камалиевта шөгыльләнүче биш спортчы яклаган. Шәхси исәптә үз үлчәү категорияләрендә Андрей Петров, Рәсүл Сәхибгәрәев – беренче, Радмир Мифтахов икенче урын алган. Светлана Петрова 43 килограммга кадәр үлчәү категориясендә юниоркалар арасында беренче урынга лаек булган.
Фото: Илшат Камалиев архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев