Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы егете – Россиядә иң җитезләрнең берсе

Оренбург өлкәсендә җиңел атлетика кроссы буенча 18нче ил чемпионаты һәм беренчелеге узган. Татарстан җыелма командасы беренче тапкыр Россия чемпионатында икенче урынга ирешкән.

Ярышларда Мәскәүдән алып, Сахалинга кадәр бөтен Россиядән 300дән артык җиңел атлетчы катнашкан. Чемпионат өчен Нежинка бистәсе янында бер чакрым озынлыкта махсус трасса ясалган. Комплектлар һәм медальләр 18 яшькә кадәрле егетләр-кызлар, 20 һәм 23 яшькә кадәрле юниорлар арасында бирелгән. Беренче урынга Чиләбе җыелма командасы лаек булган. Өченче урында – Чувашия командасы. Татарстан җыелма командасы составында яшүсмерләр арасында Баулы спортчысы Эдгар Захаров та катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев