Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы боз сараена яңа тимераяклар алынган

    Хәзер тимераяклар боз сараенда шуарга теләгән бар кешегә җитәчәк.

    3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, Мәскәүдән фигуралы шуу һәм хоккей өчен 37 пар тимераяк кайтарылган. Хатын-кыз тимераяклары – 35-40 размер, ир-атлар өчен – 38-46 размер. Бер пар тимераяк якынча биш мең сумга сатып алынган.

    Боз сараена йөрүчеләр инде яңа тимераякта шуып караганнар. Алар әйтүенчә, тимераяклар сыйфатлы һәм уңайлы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: