Алинә Заһитова Мәскәүдә «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясамаячак
Россия башкаласында яңа чикләү чаралары кертелү сәбәпле, Татьяна Навка боз тамашаларын кичектерде.
Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Мәскәүдә «Спящая красавица. Легенда двух королевств» тамашасында чыгыш ясамаячак. Ул агымдагы елның декабрендә узарга тиеш иде.
Тамашаны оештыручы — бозда бию буенча 2006 елгы Олимпия чемпионы Татьяна Навка 26 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Мәскәүдә узарга тиешле боз тамашасының күчерелүе турында хәбәр итте. Моңа коронавируска каршы көрәш кысаларында, башкала Хөкүмәте керткән яңа чикләү чаралары сәбәп булган. Алар 13 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Гомумән алганда, Навканың декабрь һәм гыйнвар айларына 16 тамашасы планлаштырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев