2023 елда Казанда УЕФА Суперкубогы өчен матч узачак
2023 елның августында «Ак Барс Арена» стадионында 2022/23 сезонының Чемпионнар лигасы һәм Европа лигасы җиңүчеләре уйнаячак.
«Ак Барс Арена» стадионында 2022/23 еллар сезонында УЕФА Суперкубогы өчен матч узачак. Мондый карар бүген Амстердамда үткәрелгән УЕФА конгрессы нәтиҗәләре буенча кабул ителде.
Матч Казанда 2023 елның августында узачак.
Моннан тыш, 2022 елгы Суперкубок өчен матчны Хельсинкида Олимпия стадионында үткәрергә карар иттеләр, ә 2022 елгы Европа Лигасы финалы Будапештта «Пушкаш Арена»да узачак.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, УЕФА советына Россиядә 2018 елгы Дөнья чемпионатын үткәрү буенча оештыру комитетының элеккеге генераль директоры, ә хәзер РФ ВЭБ. үсеш дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Алексей Сорокин керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев