Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спецпроект "Мы не одиноки"

Спецпроект «Мы не одиноки», второй выпуск, Расима Шафигуллина

Берүзләре генә яшәүче өлкәннәр турында бәян итүче “Без ялгыз түгел” дип исемләнгән махсус проектның февраль чыгарылышы герое – Рәсимә Әхмәтгали кызы Шәфигуллина.

Рәсимә Шәфигуллина 1940 елның 10 декабрендә Татар Кандызы авылында дөньяга килә. Аңа 6 ай чагында Бөек Ватан сугышы башланып китә, гаилә башлыгын фронтка алалар.

“Киткәндә, әти урамга чыккан да әниемә әйтә икән: “Җәмилә, Рәсимәне тәрәзәдән булса да күрсәтеп калдыр әле тагын бер”, – дип. Күңеле сизгәндер инде, хәбәрсез югалган ул, бер генә хаты килгән. “Без сугышка керәбез. Кешеләрнең кулларында балта, көрәк, сәнәкләр булса да бар, ә безнекендә чыбык та юк”, – дип язган булган. Әни аны гомере буе көтеп яшәде, 3 баланы ялгызы үстерде”, – дип сөйләде Рәсимә апа.

Сугыш башланганчы, аларның гаиләсе заманына күрә ярыйсы гына яши. Гаилә башлыгы балта остасы була, хуҗалыгында буралап келәтләр салып калдыра. Әнисе дә бик тырыш була, берүзе балалар үстерсә дә, сыер асрап яши.

“Сыерлы көнең сыйлы инде, маен язасың, катыгын оетасың, ачлыкны күрдем дип әйтә алмыйм мин. Әни дә бик тырыш иде безнең. Тегүче иде, төннәрен тегү тегә иде”, – ди Рәсимә Шәфигуллина.

Рәсимә Шәфигуллина яшьли колхозда хезмәт куя  башлый. Куян фермасында, бала тудыру йортында санитарка, ветеринар ярдәмчесе булып эшли. 40 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга ул. Тормыш иптәше Чулпан белән 46 ел бергә гомер итеп,  3 бала үстерә.  Кызганычка каршы, гаилә башлыгы 67 яшендә вафат була.

Бүгенге көндә Рәсимә Шәфигуллина туган авылында берүзе яши. Ялгызы гына гомер итсә дә, ул ялгыз түгел. Күрше-тирәләре, авылдашлары хәлен белеп тора. Баулыда һәм Исергәптә яшәүче балалары – улы Альберт, кызлары Лилия һәм Алия, атна саен кайтып торалар. Киң итеп чистартылган ишегалды, өйдә булдырылган барлык уңайлыклар – балалары һәм кияүләре тырышлыгы.

“Бөтен әйберне, даруларны алып кайталар, бөтен эшне эшлиләр, рәхмәт. Дөресен генә әйткәндә, күчтәнәч кенә ашап ятам мин, – ди Рәсимә Шәфигуллина”.

Оныклары һәм оныкчыкларының яраткан әбисе дә ул. Алар турында сөйләгәндә, аның йөзе тагын да нурланып китте.

“Тәтәй әби дип, килеп кочаклыйлар оныкчыкларым”, – ди Рәсимә апа.

2015 елда балалары аңа “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән социаль хезмәткәр билгеләгәннәр. Чөнки аның сәламәтлеге какшап киткән.

“Әти яшьли мәрхүм булганлыктан, әни тормыш көтүне үз өстенә алды, тик ул бирешмәде. Без аңа бик рәхмәтлебез, – ди кызы Лилия. – Социаль хезмәткәр билгеләр алдыннан, әни белән киңәшләштек. Мин аны аңлыйм, үзем дә бу өлкәдә эшләдем. Аларның бит сөйләшеп утыру да күңелләрен күтәрә. Әни социаль хезмәткәр белән уртак тел тапты. Ләйсәнгә һәм “Шәфкатлелек” үзәгенә бик зур рәхмәт”.

23 ел бу хезмәттә эшләүче Ләйсән Галимҗанова атнага ике тапкыр килә.

“Әбиләрнең өйләренә килеп керү белән, иң элек аларның хәлләрен сорашабыз, – ди ул. – Шуннан соң, әбиләр: “Әйдәле кызым, бергәләп чәй эчик әле”, – диләр. Аннары калган эшләрне эшлибез. Җәй көне бакчаларында булышабыз. Кышын – өйдә. Кар яуса, кар көрибез. Бергәләп пешеренгән чаклар да була: пилминнәр, мантылар ясыйбыз.  Рәсимә апа белән мөнәсәбәтләребез бик әйбәт. Килеп керүгә, үзе дә минем хәлләремне сораша”.

Ләйсән Галимҗанова өй эшләрендә булыша, җыештыра. Кирәк икән, мунчага су һәм утын да китерә. Өеннән камыр ризыклары пешереп алып килеп, Рәсимә апаны сыйлый да әле.

“Мин аны көтеп торам әле чәй эчәргә. Берәр әйбер пешерергә карыйм. Бергә утырып ашавы әллә ни. Минем өчен сөйләшеп утыруы да әллә ни. Көн-төн син берүзең генә, уйлап кара”, – ди Рәсимә Шәфигуллина.

Һәркемнең үз борчуы дигәндәй, аның да күңеленә тиеп торган бер мәсьәлә бар. Социаль хезмәтләр өчен түләүнең артуына борчыла ул.

“Аңарга хәтер калды инде. Безнең бит әтиләр сугышта үлгән. Нигә инде өстәмә хак алалар бездән?”– ди Рәсимә апа.

“Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Козикова сүзләренә караганда, бу хезмәт Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм керемнәре яшәү минимумының 1.5 тапкыр күләменнән түбәнрәк булганнарга гына бушлай. Рәсимә Шәфигуллина бу категорияләргә керми, ул аена 1128 сум түли. 

Ничек кенә булмасын, Рәсимә апа тормыштан зарланмый, булганына шөкер итә. Безне дә ул: “Дөньялар гына тыныч була күрсен берүк”, – дип озатып калды.

 

 

Авторның фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев