Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спецпроект "Мы не одиноки"

Спецпроект «Мы не одиноки», седьмой выпуск, Амина Зиангирова

“Без ялгыз түгел” дип исемләнгән махсус проектның июль чыгарылышы герое – Баулы шәһәрендә гомер итүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, 92 яшьлек Әминә Зиангирова.

Әминә Мөхәммәтзәки кызы 1931 елда Исергәптә күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә.

“Сугыштан соңгы тормыш сугыш вакытына караганда да авыррак булды, – ди Әминә апа. – Ярый әле әткәй сугыштан кайтты. Әтиле тормыш, ничек авыр булса да, әтиле тормыш инде. Яраланып, 1943 елда култык таягы белән кайтты ул. Әниебез дә тырыш кеше иде, тегү текте, шуңа кием-салымга интекмәдек”.

Авыл мәктәбендә 7 класс белем алгач, кыз Бөгелмә шәһәренә педагогия училищесына укырга керә. Училищены тәмамлагач, туган авылы Исергәптә кичке мәктәптә өч ел укыта яшь белгеч. Аннары, Башкортстанның Карат авылыннан Әгъзаметдин белән танышып, гаилә кора. Бөек Ватан сугышын кичеп кайткан егет туган ягында нефть өлкәсендә машина йөртүче булып эшли.

Зиангировлар башта Башкортстанда яшиләр, аннары Себер ягына китәләр. Әгъзаметдин абый – машина йөртүче, Әминә апа, пешекче булып эшләп, пенсиягә чыга, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Туып-үскән яклар барыбер сагындыра: фатирларын Баулыга алыша алар. Әминә апаның туган төбәгенә кайтып яши башлауларына да 35 ел вакыт үткән.  
Бөек Ватан сугышы ветераны Әгъзаметдин Шәмсетдин улы 2017 елда 91 яшендә вафат булган.

Зиангировлар, 67 ел бергә гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Барысы да югары белем алып, тормышта үз урыннарын тапканнар. 

Берүзе генә яшәсә дә, үзен ялгыз хис итми ветеран. 3 сеңлесе, бер энесе белән аралашып яши. Бер сеңлесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сиринә Латыйпова – Казанда, Зәрия исемле сеңлесе – Баулыда, Гөлсөяр сеңлесе Урыссуда гомер итә. Энесе Илкам Исергәптә төп йортны ташламаган, җәй көне шунда яши, кыш көне – Баулыда. 

Тормыш сөючән Әминә апа бүлмә гөлләре үстерергә ярата. Алар белән сөйләшә, серләшә, шулар янына утырып, шигырьләр яза.

Гомере буе пешекче һөнәрен башкарган Әминә апа ялга кайткан балаларын һәм оныкларын (3 оныгы, 5 оныкчыгы бар) тортлар, пироглар белән сыйлый торган булган. Әле 90 яшендә дә, туганнарын сокландырып, тортлар пешергән.

Әминә апага атнага ике тапкыр “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Эльвира Камалетдинова килеп йөри, дарулар һәм азык-төлек алып кайта, коммуналь түләүләр түли, фатирын җыештыра.

Күпме гомер сөйләшеп, Әминә Зиангировадан бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Шулай итеп, ил-көннән хәбәрдар булып, тормышка сөенеп гомер итә ул. 

Тулы текстны “Хемәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин

Фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев