Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Югары кан басымының алты билгесен атадылар

Еш кына югары күрсәткечләр сизелмәскә мөмкин, әмма алар организмга тискәре йогынты ясый һәм йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычын арттыра.

Америка галимнәре куркыныч булган югары кан басымының алты билгесен атады. Бу билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Еш кына югары күрсәткечләр сизелмәскә мөмкин, әмма алар организмга тискәре йогынты ясый һәм йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычын арттыра.

Белгечләр әйтүенчә, кан басымы 180/120дән югары булганда ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, бу критик күрсәткеч булып санала. Бу очракта күкрәк өлеше, баш авыртырга, тән оерга, хәлсезлек булырга мөмкин, күз күреме томанлана, тын кысыла, сөйләм бозыла.

Әгәр кан басымы еш күтәрелә икән, табиблар физик күнегүләр эшләргә һәм ашауны үзгәртергә тәкъдим итә. Тоз куллануны киметергә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр, майсыз сөт ризыклары, кузаклылар, чикләвекләр, бөртекле углеводлар һәм туендырылмаган майлар кулланырга киңәш итә.

Фото:  /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/22-01-2021/yugary-kan-basymyny-alty-bilgesen-atadylar-5800880

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев