Реклама
Пациентка куелган якынча диагноз расланмаска да мөмкин.
Онколог-хирург, медицина фәннәре кандидаты Михаил Мяснянкин яман шеш авыруларының ялган билгеләрен чын билгеләреннән аеру өчен киңәшләр бирде.
Белгеч сүзләренчә, кайбер вакытта пациентларга якынча диагноз куялар, ул расланмаска да мөмкин. Ялгыш нәтиҗә ясау өчен онкомаркерларның кисәк кенә артуы сәбәп булырга мөмкин. Хаталанмас өчен, һәрчакта да берничә белгечкә мөрәҗәгать итегез, ди табиб.
«Кайсыбер очракта патоморфолог „яман шеш турында шикләнү“ дип яза. Пациент борчыла башлый, бу — табигый хәл. Мондый чакта икенче кеше белән киңәшергә кирәк. Бәлки бу әле яман шеш түгелдер», — ди Мяснянкин.
Онколог: «Интернетта белешмәләр укып кына үзегезгә яман шеш диагнозы куймагыз», — ди. Ул табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.
Фото: /pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз