Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Вакцина кайту көтелә

Сезонлы грипптан беренче партия вакцинаның барысы да ясалып беткән.

13 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, Баулы районында сезонлы грипптан 6795 кешегә прививка ясалган, бу гомуми планның 32,8 процентын тәшкил итә. Прививка ясалган балалар саны – 1995.

Район башкарма комитеты җитәчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сүзләренчә, районның кайбер предприятиеләре вакцинаның яңа партиясе кайтуны көтә. Бүгенге көнгә медицина һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең күбесе, шулай ук нефтьчеләр прививка ясаткан.

Илмира Хөснуллина район җитәкчелеге белән онлайн киңәшмә барышында шушы көннәрдә булдырылган махсус комиссия турында да хәбәр итте. Әлеге комиссия предприятиеләрнең санитар нормаларны үтәү-үтәмәүләрен тикшерә. Октябрьнең беренче көннәрендә 76 тикшерү үткәрелгән, вируслы авырулар белән авыручылар ачыкланмаган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев