Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда 248 кеше коронавирус йоктырган

Республикада яшәүче 1 544 875 кеше вакцинаның икенче компонентын да ясаткан.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 248 яңа очрагы теркәлгән. Барлык пациентлар да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«94 кеше хастаханәгә салынган, 154 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чир йоктыручыларның күбесе (118 очрак) Казанга туры килә, аннары — Чаллы (24 кеше) һәм Яшел Үзән (21 очрак). Узган тәүлектә Чистайда 9 кеше, Түбән Камада 8 кеше, Кукмарада 6 кеше коронавиурс белән авырган.

Лаеш, Питрәч һәм Тукай районнарында бишәр кеше, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Нурлатта дүртәр кеше чир йоктырган. Моннан тыш, Алексеевск, Кайбыч, Мөслим, Саба районнарында ковид йоктыруның өчәр, ә Әгерҗе, Биектау, Зәй, Лениногорск, Тәтештә икешәр очрагы расланган. Азнакай, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Менделеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Сарманда берәр кеше коронавирус белән авырган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 37811 тапкыр куелган. Татарстанда 34148 кеше (узган тәүлектә — 58 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2020862 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1544875 кеше вакцинаның икенче компонентын да ясаткан.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/29-11-2021/uzgan-t-lekt-tatarstanda-248-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5844114

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев