Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Умыртка баганасын ничек сакларга?

Умыртка баганасы – тәннең мөһим органнарының берсе. Аның нык һәм сәламәт булуы аркага гына түгел, барлык органнарга тәэсир итә. Умыртка баганасының кәкрәюе һәм дисклары кысылуы кан йөреше үзгәрешенә китерә. Нәтиҗәдә төрле авырулар килеп чыга.

Тәмәке тарту

Тәмәке тарту йөрәк-кан тамырлары системасына гына түгел, умыртка баганасына да зыян сала: вакытыннан алда дисклар «искерә». Эш шунда, бу начар гадәт дискларда кан һәм лимфа йөрешенә киртә тудыра. Алар сусызлана һәм тукландыргыч матдәләр җитми башлый.

 

 

Сөт продуктларыннан баш тарту

Сөяк сәламәтлеге өчен кальций мөһим. Бигрәк тә, 45-50 яшьләрдә. Әлеге элементның иң гади чыганагы – сөт продуктлары. Алардан баш тарткан очракта өлкән яшьтә остеопороз килеп чыгарга мөмкин. Әгәр дә медицина күрсәтмәсе нигезендә лактоза ярамый икән, консерваланган балык һәм яфраклы яшелчә күбрәк ашарга киңәш ителә. Исегездә тотыгыз, организмга 50 яшькә кадәр көн саен 1000 мг, аннан соң 1200 мг күбрәк кальций кирәк.

 

 

Бөкерәеп йөрү

Әниләр хаклы булган: өстәл артында туры утырырга, һәрвакыт туры сын белән йөрергә кирәк. Өлкәнәйгән саен арканы туры тоту авырлаша, әмма нәкъ шул яшьтә умыртка баганасының төз булуы мәслихәт, чөнки эчке органнарга йөкләмә артачак. Шуңа күр 30 яшьтән соң йога белән йә умыртка баганасын турайта торган башка спорт төрләре белән даими шөгыльләнергә киңәш ителә.

 

 

Телефонга бәйлелек

Бу гаджет белән озак эшләү дә умыртка баганасына зыян сала. Бигрәк тә, башка эш белән шөгыльләнгәндә телефонны яңак белән җилкә арасына кыстырып озак итеп сөйләшү гадәте начар. Компьютер экранына озак вакыт текәлеп утыру да зарарлы. Умыртка баганасының өске өлешенә зыян килә. Киләчәктә бу кәкрәюгә дә китерергә мөмкин.

 

Утырып эшләү

Әгәр дә эшегез утырып эшләү белән генә бәйле икән, сезгә кичекмәстән үзегезнең умыртка баганагыз турында кайгыртырга кирәк. Беренчедән, һәр сәгать саен гимнастика ясап алу өчен тәнәфес оештырырга, икенчедән көнгә берничә тапкыр муен тирәләре авыртуыннан профилактика өчен физик күнегүләр ясау гадәтен кертергә кирәк. Урындыкны фитболга (зур шар) алыштырырга мөмкин. Берәр сәгатькә булса да.

 

 

 Каһвәгә мәхәббәт

Каһвә – бик тәмле эчемлек, безнең организмга файда да китерегә мөкин. Әмма онытмагыз: артык күпкә китсә, ул зыян сала. Кофеин организмнан кальцийны юып чыгара.

 

Зур сумкаларга мәхәббәт

Зур сумкалар да умыртка баганасы өчен куркыныч. Хатын-кызның сумкасы зур булган саен, ул анда әйбер күп тутыра. Ә бу үз чиратында умыртка баганасына артык йөк бирә. Шуңа күрә зур сумкаларны кечкенәләренә йә булмаса, рюкзакларга алыштырыгыз.

 

Биек үкчәләр

Биек үкчәле аяк киемнәре умыртка баганасының беренче санлы дошманы. Мондый аяк киеменнән тулысынча баш тарталмыйсыз икән, аны киеп йөрүне азайтырга, күбрәк төз табанлы аяк киемнәренә өстенлек бирергә гадәтләнегез.

  Фото:  pixabay.com/

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/umyrtka-baganasyna-zyyan-saluchy-8-gadt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев