Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Туберкулёздан саклану зарур

24 мартта Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Табиб-фтизиатр Фәридә Зәйдуллина әлеге авыруны кисәтү ысуллары турында сөйләде.

Туберкулёз – социаль бәйлелекле йогышлы авыру, ул кешенең теләсә кайсы органына зыян салырга мөмкин. Туберкулёз таралуны кисәтү һәм аны уңышлы дәвалау өчен, авыруны вакытында ачыклау зур роль уйный. Ел саен уза торган флюорография тикшеренүе туберкулёзның кече формаларын күрсәтә. Аларны уңышлы дәвалап була. Шулай ук туберкулёз өч атнадан артык дәвам иткән, какырык бүленеп чыга торган ютәл, кан төкерү, үпкәдән кан китү, сулыш алганда күкрәк читлегендә авырту, югары температура, төнлә тирләү, гәүдә авырлыгы кимү кебек билгеләр белән хастаханәгә килгән авырулар арасында да ачыклана.

Туберкулёз азып китү нәтиҗәсендә авыруның гомеренә куркыныч тудыручы өзлегүләр күзәтелергә мөмкин, ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә китерелә. Туберкулёз азган очракта авыру туберкулёзның Кох таякчыклары дип атала торган  бик тә йогышлы микобактерияләрен тарата һәм ул башка кешеләргә куркыныч тудыра. Андый кеше белән элемтәдә булган кешеләрнең 10 проценты туберкулёз белән авырый, калганнарының организмында, иммунитетлары яхшы булу сәбәпле, әлеге микроблар гомерлеккә кала. Авыру йогу-йокмауны диаскин-тест күрсәтә. Кеше организмының чиргә каршы торучанлыгы (иммунитеты) бик нык кимегәндә, туберкулез микроблары күпләп үрчи башлый һәм кеше чиргә бирешә. Стресс, нык арулар, начар туклану, төрле авырулар (шикәр диабеты аеруча), ашказаны җәрәхәте, СПИД туберкулёз авыруының килеп чыгуына уңай шартлар тудыручы сәбәпләр булып тора. Азган туберкулёзны ике ел дәваларга туры килә, һәм ул уңышлы дәваланса да, үпкәләрдә зур үзгәрешләр кала, алар инвалидлыкка китерергә мөмкин.

Вакытында ачыкланган туберкулёз тулысынча дәвалана, моның өчен дәүләт тарафыннан яхшы җиһазланган клиникалар, бактерияләргә каршы бушлай заманча препаратлар бирелә.

Баулы шәһәрендә һәм район авылларында ел саен эчкечеләр, асоциаль кешеләр арасында туберкулёзның азган формалары ачыкланып тора. Медицина хезмәткәрләре кисәтүгә карамастан, андый кешеләр бишәр еллап флюорография узмый яши. Район хастаханәсе аз дозалы цифрлы флюорография аппараты белән җиһазланган. Тикшеренү узу бушлай.

Бар кеше дә елга бер тапкыр флюорография тикшеренүе узса, туберкулёзның азган формаларын кисәтеп булыр иде. Моның өчен күп тә таләп ителми: бары үзеңне яратырга, әйләнә-тирәңдәге кешеләрне хөрмәт итәргә генә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев