Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Целлофан артында нинди тормыш?

Баулы провизор госпитале табиблары ике яклы пневмония диагнозы куйганнан соң, баулылы Гүзәл Минаҗетдинова бер айга якын кызыл зонада дәваланган. Хастаханәдән чыгуына инде ике айдан артык вакыт узган. Бүген ул газета укучыларыбызга үзенең авыру тарихын сөйләргә булды. Кешеләргә үзләрен мәкерле авырудан ничек тә булса сакланырга булышу теләге аны ачыктан-ачык сөйләшүгә этәргән.

– Авыруның беренче билгеләре 21 августта барлыкка килде, кичен аз гына температурам күтәрелде, бераз ютәл дә бар иде. Теплицада эшләгәндә, бераз суык тигән, дип уйладым. Ә бер атна элек әнием белән хастаханәдә ятып чыккан идек. Ул чагында аның шикәре күтәрелде, глаукома... Сәламәтлеген ныгытып алырга кирәк иде. Хастаханәдән чыгып, бер атна узуга, үземдә авыру билгеләре күренә башлады. Ә 23 августта ис сизми башладым. Теплицага керсәм, кавын исен сизмәвемне аңлап алдым. Бу вакыттагы хәлемне аңлатырлык түгел... Өйгә йөгереп кереп, лимонны кистем дә иснәп карыйм, лимон исе юк. Бөтен нәрсә тоныкланып калгандай булды. Минем өчен исләрне тою бик мөһим. Кызымнан сорыйм: “Исе бармы?”. Ул: “Әйе”, – ди.

Авырый башлаганда, салкын тидергәнмен ахры, дип уйладым. Хастаханәдә йогар дип, башыма да китереп карамадым. Ул чакларда беркем белән очрашмадык, бернинди чараларга бармадык, ябык тормыш рәвеше белән яшәдек, беркая йөрмәдек. Ә без терапия бүлегендә ятканда, авыручылар бар иде. Хәзер инде кешеләрнең  еш кына терапия һәм хирургия бүлекләрендә авыру йоктыруын аңлыйбыз. Без исә икесендә дә булдык.

24 августта температурам бик югары күтәрелде, ютәл көчәйде. Сулау кыенлашканнан кыенлаша барды. 25 августта кызымның да температурасы күтәрелде. Ул – педагог, 1 сентябрьдә мәктәпкә барасы бар, шуңа күрә өйгә табиб чакырттык. Фельдшер килде, миңа көчле бронхит диагнозы куйды, дарулар язды. Шул ук көнне дарулар алып, эчә башладык, ләкин җиңеллек килмәде. Фельдшер киңәше буенча, шул ук көнне хастаханәгә флюорографиягә киттек. Тик, ут булмау сәбәпле, коридорда ютәлләп утырырга туры килде. Кешеләрдән читтәрәк булырга тырыштык, чөнки мин үземдә бронхит түгеллеген аңладым. Ютәл шулкадәрле көчле, тәнемнең бөтен күзәнәге авырткан кебек. Икенче көнне флюорография уздык. Тик аның язуын алырга барырга минем дә, кызымның да хәле калмаган иде, икебез дә көчле температура белән яттык. Әнинең дә температурасы күтәрелде. Ягъни атна дәвамында барыбыз да авырый башладык. Әни ята, аны ашатырга кирәк. Ул аерым бүлмәдә булды. Битлекләр кисәк тә, аны саклый алмадык, авырды.

 28 август. Мин тагын фельдшер чакырттым. Килде, мин аңа: “Миндә бронхит түгел, мин үләм”, – дидем. Ул, елмайды да, флюорография язуымны күрсәтүемне үтенде. Ә минем аны барып алырга хәлем юк. Ул: “Ярар, хастаханәдә үзем карармын”, – диде. Һәм ярты сәгатьтән кызыма шалтыратып: “Әниең җыенсын, хастаханәгә ятарга кирәк. Аның пневмония”, – дип әйтте. Ул вакытта минем торырлык та, утырырлык та хәлем юк иде... Ашыгыч ярдәм килде дә мине алып китте.

Провизор госпиталенә алып баргач (ә мине туры шунда илттеләр), мин хәтта басып та тора алмый идем. Анда мине, гафу итегез, бәрәңге капчыгын алып кергән кебек керттеләр, караватка салдылар һәм дәвалый да башладылар. Көннәр буе, бер туктамый, система куйдылар. Өч көн буе. Ашыйсы килми, системаны туктатмадылар. Ике атна ашамадым, 13 килограммга ябыктым, аяклар тотмаска әйләнде... Хәзер сөйләве генә кызык, ул чагында чыннан да куркыныч иде.

Хастаханәдә өч көн яткач, 31 августта, әнине китерделәр. Минем белән бер палатага салдылар. Кызымның үпкәләре ике яктан бишәр процент зарарланган иде, әнинең сул үпкәсе – 40, уңы – 25 процент, ә минем – 60ар процент. Хәер, миңа компьютер томографиясен хастаханәдән чыгар алдыннан гына диярлек ясадылар. Элегрәк мине алып барып булмады, табиб, мине түзә алмас, дип курыкты. Чөнки Баулыда компьютер томографиясе юк, Бөгелмәгә барырга кирәк.

Һәрвакыт караватым янында зәңгәр дустым торды – кислород баллоны. Иң куркынычы аның тавыш бирми башлавы, димәк кислород бетә һәм көтеп торырга туры киләчәк. Ул булганда яхшы, бетсә, алыштырып торалар. Аннан башка сулыш алып булмый, кислород җитми, йөрәк тибеше арта, сатурация төшә, дигән сүз. Хәзер инде боларны беләм. Мин өч атна берөзлексез кислород битлеге белән яттым. Ике тапкыр берәр көн Баулыда кислород булмый торды, шул чагында гына кислородсыз торырга туры килде.

Палатада башта берүзем генә яттым, аннары әнине салдылар. Һәм минем хәлем начарланды, чөнки әнигә ярдәм итәрлек хәлдә түгел идем. Хәлем начарлангач, мине аерым палатага күчерделәр, анда берүзем яттым.

Палатада бар нәрсә бар иде. Туалет та ике адымда гына. Тик ул ике адымны ничек узуыңны үзең генә беләсең. Барганда стенага тотынып барсаң, караватка кире үрмәләп диярлек килеп авасың, аяклар тотмый.

 Мин гел аяклар тотмый дим. Эшнең нәрсәдә булуын хастаханәдән чыгар алдыннан гына аңладым.

Хәлем бераз җиңеләйгәч, мине башка палатага күчерделәр, анда тагын бер кеше ята иде. Һәм мин бу авыруның никадәрле мәкерле булуын аңладым, ул кешенең иң көчсез җиренә бәрә. Ә минем очракта ул – аяклар, кан тамырлары, ә күршемнең – ашказаны-эчәк тракты иде. Әниемнең исә башына бәрде. Аның соңгы көннәре...

Авырганда, бик тә агрресивка әвереләсең. Теләсә нинди кырын караш, кыек сүз шундый хәлгә китерә.

Көндез эшләгән шәфкать туташларының батырлыгына таң калдым мин. Беренче көннәрдә, яныңа кем килгәнен аңларлык хәлдә булмыйсың. Сиңа барыбер, килсеннәр генә. Ә аннары, алар битлектә булып, берни күренмәсә дә, тавышларыннан таный башлыйсың. Мин аларны геройлар дияр идем. Әлеге киемдә көне буе сменаны эшләп чыгарга, кан тамырларына укол ясарга, система куярга кирәк бит. Әле бит алар медицина процедуралары гына башкармыйлар, авыруларга китерелгән кирәк-яракларны да тапшыралар. Ә алардан башка торып булмый: киенергә, ашарга кирәк. Ике атна ятканнан соң, аппетит ачыла. Гел ашыйсы гына килеп тора, кайнар ризыкны. Ә анда кайнар ризык юк, авыруларга таратканчы ул суынып бетә. Кайнар чәй булмауны мин һич аңлый алмадым. Хәер, аңлашыла да кебек, санитарлар каян өлгереп бетсен. Һәр кешегә китереп бирсәң, бөтен сменаң буе шуны гына эшләргә кирәк. Миңа кирәк-яракларны туганым китереп торды, ул яктан уңдым.

Хастаханәдә дарулар җитәрлек булды, гепаринны гына үзебез алдык. Ул җитмәгән вакыт булгандыр, мөгаен.

21 сентябрьдә мине хастаханәдән чыгардылар, үзем сораганга гына. Чөнки әнием өйдә, аны көне-төне карарга кирәк иде. Аны иртәрәк чыгардылар, чөнки хәле бераз җиңелрәк иде. Әйткәнемчә, әнием диабетик, мин үзем дә. Шуңа күрә катлауланулар булды. Шикәр күләменең 25тән 5кә сикерүе...

Хастаханәдән чыкканда, канны сыеклатучы дарулар, поливитаминнар яздылар. Аларны өйдә кабул итәргә кирәк иде.

25 сентябрьдә әнием вафат булды. Белешмәдә үлем сәбәбе – йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге дип язылган иде. Аны җирләү эшләрен башкарып чыгарга кирәк иде, шуңа күрә кызымның больничныен яптырдык, аңа документлар белән йөрергә туры килде. Мин үзем йөрерлек хәлдә түгел идем. 28 сентябрьдә кызым эшкә чыкты, әнинең җидесе узгач, мине кабат хастаханәгә салдылар. Мин әле һаман сулыш ала алмыйм, тыным нык бетә, сатурация бик түбән иде. Һәм мине терапия бүлегенә салдылар.

Хастаханәдән чыгуыма ике ай вакыт узса да, ютәл бетми әле. Элеккечә түгел инде, җиңелрәк, какырык та чыга. Һәм минем хәзер аерылмас дустым бар, ул һәрвакыт минем караватым янында, һәр иртәне бергәләп уянабыз, ул – кислород концентраторы. Мин аны үзем сатып алдым. Хастаханәдән чыккач, ай ярым көн дә кулланырга кирәк булды. Хастаханәгә икенче тапкыр салгач, табиб шулай киңәш итте.

Авырганда, мин ковидка өч тапкыр анализ бирдем, тик берсенең дә нәтиҗәсен хәбәр итмәделәр. Дөресен генә әйткәндә, мин моның белән артык кызыксынмадым. Антитәнчеккә анализ бирмәдем. Теләгем юк, куркам. Ярый чирләгән булсам, ә анализ тискәре килсә...

Мин – үзмәшгуль психолог, һәм миңа бер клиент килде. Ис сизмәдем, коронавирус инфекциясе булды, ахры, ди. Ә мин аңа, ис сизмәү башка авырулар нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин икәнен аңлатырга тырыштым. Ул авыру кабатланмасмы дип курка.

Кызыл зонадан чыкканыма ике ай узса да, кире шунда барып эләгү, авыруның кабатлануы куркыта.

Әле исләрнең барысын да сизмим, кайбер исләрне тоям, кайберләрен – юк. Ютәл, хәлсезлек, температура булгалый, югары түгел. Хәзер мин температураның 35 тә булырга мөмкин икәнен беләм, элек андый хәл булганы юк иде. Кан басымы түбән. Хәзер йөри алам.

Баулыларга сакланырга киңәш итәм. Иң мөһиме – үзегезне саклагыз! Битлек киегез! Кешеләргә артык якын килмәгез. Социаль дистанция юкка гына билгеләнмәгән. Битлек кисәң, ул ярдәм итә.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев