Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Томауны(ринитны) дәвалагандагы 9 хата

    Табиб томауны дәвалаганда киң таралган хаталарны атады.

    Томау сезоны башланды дип әйтергә була. Ринитны дәваларга комачаулый торган хаталарны оториноларинголог Кира Базаркина аңлатты, дип яза «АиФ» басмасы.

    1 хата. Больничныйдан баш тарту

    Температура булмыйча, кискен ринит булганда кеше гадәттә больничныйга чыгудан баш тарта. Әмма томауны аяк өсте генә уздырырга җыенганчы кеше хезмәт шартларына игътибар итсен иде. Әгәр борынны вакытында юдырырга, тамырларны тарайта торган спрейлар кулланырга мөмкинлек булмаса, эш физик яктан авыр һәм башка җиргә китеп йөрүләр белән бәйле булса, башкалар даими контактта булсагыз больничный алу хәерле. Чөнки өзлегеп китү куркынычы бар.

    2 хата. Бүлмәне җилләтмәү

    Озак вакыт нинди дә булса бүлмә эчендә торганда (өйме, офисмы, мөһим түгел) анда күп күләмдә бактерияләр туплана. Шуңа күрә бүлмәне җилләтергә кирәк, авырсагыз бигрәк тә. Шулай ук һаваны дымландыру турында да онытмагыз, ул да безнең тирегә һәм лайлалы тышчаларга кирәк. Әмма моны да җилләтү белән алмаш-тилмәш башкарырга кирәк, юкса бактерияләр үрчетү өчен идеаль тирәлек барлыкка киләчәк. Башта бүлмәне җилләтергә, соңыннан һаваны дымландырырга киңәш ителә.

    3 хата. Авырган вакытта җәмәгать транспортында йөрү

    Тизрәк савыгырга теләсәгез, җәмәгать транспортында йөрми торыгыз. Хәзерге вакытта киң таралган бердәм кондиционерлар системасы, ябык пространство һәм анда авыру кешеләрнең булуы (көз-кыш айларында алар саны бигрәк тә арта) начар тәэсир итәргә мөмкин. Вагонның бер башында кемдер төчкерсә, бу куркыныч түгел сыман. Әмма бактерияләр бернинди каршылыксыз таралып сезгә кадәр килеп җитәргә мөмкин. Иммунитет көчсезләнгән вакытта бу бик начар. Шуңа күрә дә алда әйтелгәнчә, больничный алу яхшырак булачак.

    4 хата. Хәтта файдасы булмаса да үзлектән дәвалануны дәвам итү

    Һәр томау төшкән саен табибка барырга дигән сүз түгел. Әмма 4-5 көн дәвамында ринитны дәвалап та уңай нәтиҗә булмаса, табибка барырга кирәк. Чөнки бишенче көнгә вирус инфекциясе бактериаль инфекциягә әйләнә һәм өзлегүләр китереп чыгара.

    5 хата. Тамырларны тарайта торган даруларны күп куллану

    Тамырларны тарайта торган препаратларны 5-6 көннән дә артык кулланырга ярамый. Әгәр бу чикләүне санга сукмасагыз, медикаментоз ринит барлыкка килергә мөмкин. Ул борын куышлыгында тамырларны тарайта торган дарулар куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән аллергияле булмаган хроник ринит. Кызганыч, кайбер кешеләр еллар буе бу даруларны куллана, нәтиҗәдә аларның борыннарында гына түгел, ә бөтен организмда тамырлары тарая. Мондый пациентларда инфаркт һәм инсульт барлыкка килү куркынычы зур, нәселдә мондый авырулар булса бигрәк тә.

    Әмма тамырларны тарайта торган тамчыларны чамасын белеп, акыл белән куллансаң, авыруның беренче этапларында алар ярдәм итә, шешенүне бетерә, борын куышлыгына, урта колакка юлны ача. Бу кислород үтеп керүгә ярдәм итә һәм бактерияләр, инфекцияләр үрчүне тоткарлый.

    6 хата. Борынны дөрес юдырмау

    Кайбер табиблар борынны юдырганнан соң тамырларны тарайта торган спрейлар кулланырга куша. Минемчә бу моның нәтиҗәсе юк. Әгәр борын нык шешенгән икән, без аны барыбер тиешенчә юдыра алмыйбыз. Шуңа күрә бу гамәлләрне кире тәртиптә эшләргә кирәк. Башта спрей сиптерергә, биш минуттан соң, борын яхшырак сулый башлагач, әкрен генә сеңгерегез һәм борынны юдырыгыз. Юдыру белән дә артык мавыгырга кирәкми, аны 15 көн рәттән эшләргә киңәш ителми. Әгәр бу процедураны авыруның беренче көннәреннән үк башлыйсыз икән ринитны бетерү өчен бер атна яки аннан да азрак вакыт җитә.

    Борынны юдыру өчен сыекчаны өйдә дә ясарга була. Бер стакан кайнаган җылы суга бер аш кашыгы тоз салып яхшылап болгатырга кирәк.

    7 хата. Халык медицинасы чараларына өметләнү

    Сарымсак, суган, бал — бу продуктларны томау дәвалауда куллануны хупламыйм. Борынның лайлалы тышчасы авыз куышлыгыннан бик нык аерыла. Шуңа күрә халык медицинасы рецептлары кулланудан бик көчле реактив шешенү һәм аллергия булырга мөмкин.

    Томауны дәвалый торган тагын бер популяр ысул бар — борынны тоз белән җылыту. Бу уңайсыз симптомнарны бетерә, тик башлангыч стадиядә генә ярдәм итә. Чөнки күп кеше авыруның башлангыч стадиясен уздырып җибәрә дә, моны 4-5 нче көнне генә эшли. Ә бу вакытта инде бактериаль инфекция башланган була. Бу очракта җылыту аркасында төрле өзлегүләр, мәсәлән гайморит булырга мөмкин.

    8 хата. Борынны дөрес сеңгермәү

    Борынны һәрвакытта та әкрен генә, көчәнмичә сеңгерергә кирәк, бигрәк тә борын авыр суласа һәм шешенгән булса. Шуның аркасында борын куышлыгыннан килгән бүлендекләр борын тишеге аша чыга алмый. Нәтиҗәдә алар чыгар юл «эзләп» ишетү көпшәсенә (слуховые трубы) керергә һәм урта колакта отит китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр борын начар сулый икән, тамырларны тарайта торган дару белән башта шешенүне бетерегез, соңыннан акрын гына сеңгерегез. Башта борынның бер ягын бармак белән каплап, икенчесен сеңгерергә, соңыннан алыштырырга кирәк.

    9 хата. Кулъяулык куллану

    Чүпрәк кулъяулык — бактерияләр үрчетү өчен идеал әйбер. Чираттагы тапкыр аны битегезгә якын китергәндә, андагы бактерияләр борынга эләгергә мөмкин. Иң яхшысы кәгазь кулъяулык куллану.

    Фото: http://pixabay.com

    Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/27-11-2019/tomauny-d-valagandagy-9-hata-5696217

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: