Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Төнлә тезләрең сызласа...

Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебез ясыйк.

Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебезгә ясарга да мөмкин. Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы әче кызыл борычны, бер аш кашыгы кипкән канлы үләнне (чистотел) ваклап турарга кирәк. Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Яңадан төнәтмәне суыткычта сакларга.

Әлеге төнәтмәне салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан урыннарга, пешкән урынга, томау һәм гайморит булганда борын тирәсенә, шешкән, киселгән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.

Шулай ук, төнлә тезләр, аяк балтырлары сызлаган чакта уынырга киңәш ителә.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев