Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Төнлә артык тирләү нинди авыру билгесе булырга мөмкин?

Артык тир бүленеп чыгу — организмның авыру белән үзлектән көрәшергә тырышуы, дип белдерә табиблар.

Төнлә йоклаган вакытта артык тирләү лейкемия билгесе булырга мөмкин. Бу хакта Blood Cancer UK хәйрия оешмасы тикшеренүләренә сылтама белән РИА Новости яза.

Тикшеренүдә ачыкланганча, еш кына күп итеп тир бүленеп чыгу хатын-кызларда менопауза вакытында яки шуның алдыннан була, әмма лейкемия булганда ул ара-тирә генә түгел, ә даими була.

Галимнәр кан рагы белән авырган ике меңнән артык кешене сораштырган. Аларның 31 процентында әлеге авыру ачыкланганчы төнлә дә артык тир бүленеп чыгу күзәтелгән.

Галимнәр әйтүенчә, һәрдаим артык тирләгәндә, хәтта шуның аркасында киемне алмаштырырга туры килсә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кан рагы булганда артык тир бүленеп чыгу — организмның авыру белән үзлектән көрәшергә тырышуы, диелә хәбәрдә. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев