Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Тирлим, димәк, авырыйм?

«Шабыр тиргә баттым, өстендәге күлмәгемне сыгып алырлык манма су булган», - диләр күпләр. Кайбер кешеләр янына килеп тә булмый – бүлмәгә «хуш ис» тарала. Бигрәк тә җәен киң таралган проблема бу.

Табиблар фикеренчә, чамадан тыш тирләгәне өчен кешегә гаеп ташларга кирәкми. Тирләүчәнлек, ягьни гипергидроз куркыныч авыру башлануның күрсәткече булырга мөмкин, ди Казан медицина университеты клиникасының медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Морат Бильгильдеев.

 

– Кеше үзенең тир исен сизмәскә дә мөмкин, чөнки бу аның табигый исе, – ди табиб. – Әгәр кеше барлык гигиена кагыйдәләрен үтәп, чиста, ару киемнәрдән йөри икән, тир исен, һичшиксез, сизәчәк. Шапшак, атналар буе юынмаганнарны берничек тә үзгәртеп булмый. Бу аларның яшәү рәвеше. Чиста тир – тоз һәм судан тора, бу очракта ис бөтенләй юк. Ләкин кеше борчыла икән, бизләр аерым матдә бүлеп чыгара. Моннан тыш, култык, аяк асты бактерияләр өчен кулай урын булып тора, нәкъ менә алар ис барлыкка китерә дә инде. Актив физик күнегүләр вакытында, борчылу хисе кичергәндә, эссе көнне кеше бик нык тирләсә, бу гадәти күренеш.

 

– Тирләүчәнлек нинди авыруларның билгесе булырга мөмкин?

 

– Һәр чирнең үзенә билгеле булган исе бар. Әгәр кешедән пешкән алма исе килә икән, әчү (тиз картаюның төп сәбәбе) процессы башланган. Шикәр диабеты булган кешеләрнең дә билгеле бер исе бар. Балык исе килү – ашкайнату системасындагы хилафлыклар турында кисәтергә мөмкин. Тирләүчәнлек йөрәк өянәге билгеләренең берсе дә. Әгәр кеше чамадан тыш тирләү белән бергә, күкрәк турысында авырту тоя икән, ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш итәм.

 

– Тирләүчәнлекне дәвалауга тукталыйк әле.

 

– Чамадан тыш тирләгән кешегә терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул авыруның сәбәбен ачыклый һәм профильле табибка барырга юнәлеш бирәчәк. Чирне ачыклау өчен белгеч Минор пробасын билгеләргә тиеш. Култык асты һәм чамадан тыш тирләгән башка урыннарга йодлы спиртлы эремә сылана, ә ул кипкәннән соң крахмал сибәләр. Гипергидроз булган очракта тире кызгылт-кара төскә керә. Шулай ук организмда вируслар һәм инфекцияләр булу мөмкинлеген билгеләү өчен кан анализы билгеләнә. Алга таба физиотерапия, дарулар белән дәвалау башлана. Гипергидрозны дәвалауда лазер да кулланыла, аның җылылык энергиясе тир бизе күзәнәкләрен томаларга ярдәм итә.

 

– Чамадан тыш тирләгән кешеләргә нинди кагыйдәләрне үтәргә киңәш итәр идегез?

 

– Тирләүдән җәфаланучыларга иртәнге чәй яки каһвә урынына бозлы һәм лимонлы бер стакан су эчәргә киңәш ителә. Кофеинлы эчемлек тир бүленеп чыгуны көчәйтә генә. Моннан тыш, 7-8 сәгатьтән ким йокламагыз. Сусаганчы йөрмәгез! Бу организм өчен стресс. Нык кысып торган киемнән баш тартыгыз. Дезодорантларны даруханәдән сатып алыгыз. Чамадан тыш тирләүдән интеккән кешеләр өчен махсус дезодорант бар. Салкын су белән коеныгыз, баштан җылы, аннан суык суга күчегез. Аяк тирләүдән җәфаланган кешеләргә үтемле киңәш: һәр көнне кич белән аякларны 10-15 минутка шалфей төнәтмәсе һәм аш тозы (ярты табак җылы суга бер уч тоз) кушылган суга тыгып утырыгыз. Тән тиресендә тир бүленеп чыгу әче ризыкларны артык күп ашау, җитәрлек дәрәҗәдә сыеклык кулланмау (көн дәвамында тиешле норма 1,5-2 литр), каты су белән юыну, селтеле сабын һәм, әлбәттә, тәмәке тарту белән аракы эчү дә йогынты ясарга мөмкин.

Чыганак

Фото: татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев