Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Тавыш үзгәрү нинди куркыныч авыру турында кисәтә?

Ике атнадан артык тавыш үзгәреп йөрсә, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тавыш үзгәрү — бик җитди симптом, ике атна чамасы тавыш үзгәргән килеш калса, онкология булуы да ихтимал. табибка мөрәҗәгать итү хәерле.

Үпкә яман шеше булганда кешенең үпкәләрендә күзәнәкләр контрольсез үрчи башлый, алар башка органнарга күчә, лимфатик төеннәргә, баш миенә метастаз бирергә мөмкин. Шул ук вакытта бу авыруны диагностикалау да бик катлаулы.

«Кызганыч, үпкә яман шешенең аермачык билгеләре юк, ул таралгач кына аңлашыла. Фаразлар да артык яхшы түгел. Шуңа күрә аның беренче билгеләрен белеп тору кирәк», — ди белгеч.

Тавыш үзгәрү үпкә яман шешенең билгесе булырга да мөмкин. Шеш күкрәктәге бугаз нервын кысырыклап, тавыш үзгәрүе ихтимал. Бу очракта тавыш ярыларының берсе эшләми башлый, тавышта хырылдавык барлыкка килә.

Шеш басу аркасында тавыш ярысы тиешенчә эшләмәүдән тыш, кеше йота алмый, азык һәм эчемлекләр белән тыгыла башларга мөмкин.

Үпкә яман шешенең тагын бер таралган билгесе — сулыш органнары инфекциясе озак бетми, еш кабатлана, сәбәпсез генә тын кысыла, кан килә, күкрәк яки иңбашы авырта һәм бу авыртулар бетми.

Әлеге билгеләрне сизгәч тә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/12-11-2020/tavysh-zg-r-nindi-kurkynych-avyru-turynda-kis-t-5784347

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев